Дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге приборлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декберендәге 2463 номерлы карары белән расланган, гамәлдәге тәртип нигезендә кире кайтарылмый яисә алмаштырылмый торган товарлар исемлегенә кертелгән. Шул рәвешле, даруханә оешмасына сыйфатсыз яки куллану срогы чыккан товарлар гына кайтарылырга (яки алмаштыру өчен бирелергә) мөмкин.
Даруларның сыйфатын һәм норматив документация таләпләренә туры килүен тикшерү, билгеләнгән тәртиптә, бу өлкәдә аккредитацияләнгән эксперт оешмалары тарафыннан гына гамәлгә ашырыла. Кулланучы тарафыннан тиешенчә сыйфатсыз товарлар сатып алынган очракта, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законына (18-22 статьялар) таянырга була.
Товарда җитешсезлекләр табылган очракта, сатучы тарафыннан килешенмәгән булса, кулланучылар үз сайлавы буенча түбәндәге таләпләргә хокуклы: шул ук марка, шул ук модель яисә артикул товарына алмаштыруны таләп итәргә; сатып алынган бәяне ярашлы рәвештә киметүне таләп итәргә; товар кимчелекләрен тозэтүне таләп итәргә; сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товарны сатып алган сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Сатучы таләбе буенча кулланучы җитешсезлекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш. Еш кына сатучы (даруханә) һәм сатып алучы арасында бәхәс туа. Бу очракта сатучы товарның үз акчалары хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Әгәр экспертиза барышында товарның кимчелегендә сатып алучы гаебе ачыкланса, экспертиза чыгымнарын каплау кулланучыга йөкләнә.
Тиешле таләпләрне канәгатьләндерү “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законда билгеләнгән срокларда үтәлергә тиеш.