Район Башлыгы Вадим Никитин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе уздырды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Район Башлыгы Вадим Никитин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе уздырды һәм хезмәттәшләрен башланачак эш сезонына әзер булырга, эшли алган эшләрне инде хәзердән үк башларга чакырды. Яз килү белән эш фронты киңәя , ә муниципалитет алдына проблемалы мәсьәләләр, сораулар ява башлаячак.

Район Советы һәм Башкарма комитеты төзелеш сезонына җитди әзерләнәләр һәм аның катлаулы булачагын яшермиләр.

Төзекләндерү - санитар-экологик икеайлык, җәмәгать урыннарын карап тоту мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Иртәнге көн тәртибендә социаль блокта булган темалар каралды. Район башлыгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлекне озакка сузмаска кушты. Элек стадион-ипподромнан ерак түгел корылган палаткалы лагерь район җитәкчелеге карары белән «Кама» территориясенә - Соколкадагы лагерьга «күчәргә» мөмкин, ул саклана да, узган елдан сафари-тентлар белән дә җиһазландырылган. Сорау хәзергә ачык тора,  ВКонтактедагы шәхси битендә Вадим Никитин ата-аналарга бу хакта бергәләп фикер алышырга тәкъдим итте.

Район җитәкчесе социаль яклау бүлегеннән күп балалы һәм аз керемле гаиләләр буенча хисап көтә. Вадим Никитин беркетелгән җитәкчеләрнең 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче мамадышлыларга ничек ярдәм итүләрен белергә тели. Андыйлар районда 34 гаилә. Тагын 85 " шеф» аз керемле гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International