Бүген Мамадышның үзәк мәйданында традицион «ЅиппуФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды, анда теләгән һәркем катнаша ала иде.
Чарада 25 команда һәм биш меңнән артык тамашачы катнашты. Көн дәвамында шәһәрнең Совет урамда кунаклар өчен төрле күргәзмәләр, һөнәрчеләр ярминкәсе, чана музее, фотозона һәм сәүдә нокталары эшләде. Биредә киез итекле хоккей турниры да узды. Креатив чаналар фестивале-Россиянең вакыйгалар календаре буенча иң эпатажлы, якты, гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Мамадышта чананы җәйдән әзерләү гадәте бар. Катнашучылар ярышларга әзерлекне берничә ай алдан башлыйлар: конструкция уйлап табалар, аннары аны тормышка ашыралар. Быел җиңүчеләрне берничә номинациядә сайладылар: чыгышларның һәм костюмнарның креативлыгы, таудан иң тиз һәм иңерак шуып бару, бизәлеш бәяләнде. "ЅиппуФест «кунакларын һәм катнашучыларны тәмле коймак белән сыйладылар. Аларны гастрономия рекорды кую өчен ясалган легендар табада пешерделәр. Фестивальнең җиңүчесе «Березка 212» исемле «Квантум»ЦДТ командасы булды. Төп идеянең авторы учреждение директоры Радик Гурьев. Команда составында таудан аның хезмәттәшләре Валентин Платонов, Рушан Галеев, Никита Ежов, Андрей Королев, Нәкыйф Хөснетдинов шуып төште.