Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

2025 елның 8 марты, шимбә

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу якты язгы бәйрәм-сезнең хезмәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, мәхәббәтегез һәм районыбыз тормышында бәяләп бетергесез роле өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек!

Сез - безнең хөрмәтле әниләребез, яраткан хатыннарыбыз,  сөйкемле кызларыбыз, ягымлы әбиләребез, апаларыбыз, ихтирамга лаек хезмәттәшләребез һәм дусларыбыз. Сезнең матурлыгыгыз, игелеклелегегез, зирәклегегез һәм максатчанлыгыгыз безне яңа казанышларга һәм ачышларга рухландыра. Сез - районыбызның йөрәге һәм безнең таянычыбыз. Районыбыз үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык, мәхәббәт һәм барлык изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Яз өйләрегезгә җылы, якты нур булып керсен,  тормышыгыз бәхет һәм елмаюлар белән тулып торсын.

Хөрмәт белән, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International