«ЅиппуФЕСТ " креатив чаналар фестивален уздыру уңаеннан шәһәр үзәгендә хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр

2025 елның 7 марты, җомга

Хөрмәтле мамадышлылар һәм шәһәребез кунаклары!

«ЅиппуФЕСТ " креатив чаналар фестивален уздыру уңаеннан шәһәр үзәгендә хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр, кайбер урамнарда машина белән йөрү туктатылып торачак.

7 марттан 13.00 сәгатьтән 8 мартка кадәр 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге юл участоклары ябылачак: Гагарин ур. (Домолазов ур., Совет ур.);

М. Җәлил ур. (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр);

К. Маркс ур. (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр);

Совет урамы (Гагарин урамыннан К.Маркс урамына кадәр). Машина йөртүчеләргә  алдан ук үзләренә уңайлы маршрут сайларга тәкъдим  итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International