Фестивальнең төп тематикасы быел Русиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Яшь рәссамнарга сайланган юнәлешләрнең берсе - «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткәннәр», «Җиңүчеләр буыны» темасына граффити ясарга тәкъдим ителә.
Традиция буенча төп конкурста Идел буе федераль округы төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәр рәссамнар катнаша ала.
Шулай ук фестиваль кысаларында махсус номинация – «Мәгънә диварлары» кертелде. Әлеге номинациядә катнашучылар түбәндәге темаларга эскизлар ясый алалар: "Киров – таңнар башкаласы", "Киров – 650", "Хлынов – Нократ – Киров", "Яшьләр – шәһәр өчен"," Буыннар бәйләнеше", "Минем герой", "#БезБергә".
Катнашу өчен конкурс эше эскизын беркетеп, проект сайтында гариза тутырырга кирәк: formartpfo.ru.
Бер катнашучыдан һәр тематикада 3 заявка кабул ителә.Гаризалар 2025 елның 25 апреленә кадәр кабул ителә. Игълан ителгән эшләрне компетентлы жюри – рәсем һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә абруйлы федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк. бу турыда тагын да тулырак русча вариантта таныша аласыз.