Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең «Мамадыш-информ» филиалы вәкилләре белән берлектә хатын-кыз машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлау акциясе үткәрделәр. Гадәттәге документлар тикшерү урынына хатын- кызлар матур чәчәк букеты, истәлекле бүләкләр һәм җылы теләкләр кабул итттеләр.
"Күп кенә машина йөртүчеләр өчен бу көтелмәгән хәл булды. Документларны тикшерү урынына аларны чәчәкләр һәм 8 Март белән котлаулар көтте", - дип билгеләде акцияне оештыручылар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук хатын-кызларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр, куркынычсыз юллар теләделәр һәм руль артында игътибарлы булырга өндәделәр. "Без автомобиль сөюче хатын-кызларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, мәхәббәт һәм матурлык телибез. Һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искә төшерәбез", - дип уртаклашты Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре. Автоледилар, үз чиратында, оештыручыларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәтендә үрнәк катнашучылар булырга вәгъдә иттеләр.
Тулырак: https://mamadysh-rt.ru/news/dorogi-bez-opasnosti/sotrudniki-gibdd-mamadysskogo-raiona-pozdravili-avtoledi-s-8-marta