Мамадышның ГХАТ бүлегендә декрет ялындагы әниләр очрашуы узды.
Түгәрәк өстәл артында хатын-кызлар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балалар тәрбияләүгә, көнкүрешне оештыруга һәм ана булу белән үз-үзеңне тормышка ашыру арасында баланс саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Әниләр алдында спикерлар чыгыш ясады, стрессны ничек җиңәргә, үзең өчен ничек вакыт табарга кирәклеге турында кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Мәсәлән, очрашуда катнашучы, табиб косметолог Анжела Степанова матурлык һәм тирене карау серләре белән уртаклашты. Ә Нәзилә Хәсәнова аның балачактагы курчаклар өчен кием тегү мавыгуы үзенең кечкенә бизнесына әверелүе турында сөйләде. Очрашу чәй эчү һәм формаль булмаган аралашу белән тәмамланды, катнашучылар ана булуның авыр хезмәт икәнен беләләр, аңлыйлар. Мондый матур, файдалы һәм күңелле чара өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.