Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Калининградка эшлекле сәфәргә китә һәм бәйрәм алдыннан гына әйләнеп кайта, шуңа күрә бу очрашуны алдан үткәрделәр. Бу очрашуны барысы да көткән - бер сәгатькә исәпләнгән чара ике сәгатьткә сузылды, сораулар күп җыелган икән, шулай ук тәкъдимнәр дә. Мәсәлән, яшь гаиләләр өчен клуб оештыру, демография һәм балалар тәрбияләү, патриотизм, яшьләрнең ялы мәсьәләләре турында актив фикер алыштылар. МХО темасына аерым тукталып уздылар. Район башлыгы Ватанны саклаучыларның, волонтерларның әниләренә һәм хатыннарына рәхмәт белдерде, муниципалитетның хәрбиләр гаиләләре өчен тагын нәрсәләр эшләргә мөмкин икәнлеге турында сорады. Чара барышында хатын-кызлар яңа муниципаль программаларга һәм инициативаларга бәя бирделәр, аларның күбесе гаилә институтын ныгытуга, традицион кыйммәтләрне торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән. Үзенең Вконтакте битендә район башлыгы исеменнән тантанада район үсешенә керткән өлешләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм мондый очрашуларның район өчен традициягә әйләнүен теләде.