Юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алардан килгән авырлыкны киметү чаралары, юлларның иминлеге һәм сыйфаты, "Тормыш өчен Инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында уздырыла торган башка бурычлар турында районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов алып барды.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Мамадыш районында 500 юл-транспорт һәлакәте булган. Аның күбесе федераль трассада. Массакүләм һәлакәтләрнең күбесе узган елның карлы гыйнварына туры килде. Быел статистика "тынычрак", һәрхәлдә, бу гыйнварда аварияләр үткәндәгегә караганда 2 тапкырга кимрәк булды. бу санны киметү буенча комплекслы эш кирәк. Утырышка беренче тапкыр хәтта ата-аналар комитеты җитәкчеләрен дә чакырулары юкка гына түгел. Балалар юл-транспорт травматизмы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында профилактик чаралар, балаларны мәктәп автобуслары белән йөрткәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү чаралары турында,күптән түгел бала зыян күргән вакыйга турында фикер алыштылар. Бүген җәяүлеләр өчен юлкичешләре мәгълүматлылыгын арттыру турында да сөйләштеләр. Бу максатларда беренче тапкыр светодиодлы яктырткычлы юл билгеләрен урнаштырачаклар яки яңартачаклар, шулай ук проекцияле юл билгеләрен дә кулланачаклар. Аның белән быел Домолазов урамындагы 2 юлкичешен җиһазландырылачак - шулай ук бу яңалыкны Җәлил һәм Тукай урамнары киселешләрендә сынап карарга уйлыйлар. Ә менә шәһәрдән читтә, аерым алганда, Мамадыш - Кукмара маршрутында тавыш полосалары күбрәк булачак.