Татарстан почта бүлекчәләрендә яңа ел почтасы эшли башлады

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Яңа ел якынлаша, димәк, кыш бабайга хат язарга вакыт, һәм Россия Почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырган инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хат кабул итәләр.

Хатларны  Кыш бабайга түбәндәге  адрес буенча  җибәрергә кирәк: 162390, Кыш Бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе. Кечкенә  җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марка ябыштырырга икәнен аңлатачаклар. Әгәр җавап аласың килсә,  үзеңнең тулы кире адресыңны һәм индексыңны күрсәтергә кирәк. 

Декабрь дәвамында почта хезмәткәрләре һәр көнне Яңа ел почтасын сортларга аерып, аны Яңа ел тылсымчысы резиденциясенә җибәрәчәк. "Һәр декабрь аенда  Почта тылсымлы хатлар белән тула, стандарт бурычлардан тыш, без Мөһим Яңа ел миссиясен үтибез — Кыш бабайга хатлар илтәбез. Тормышта әкияткә һәм теләкләрне тормышка ашыруга урын калуы безгә бик күңелле! Яңа ел алдыннан котлаулар, хатлар һәм открыткалар ташкыны да арта, аларны кешеләр үз туганнарына һәм яратканнарына илнең барлык почмакларына, ә кайчакта күрше урамга да җибәрәләр,  — дип билгеләде Россия Почтасының тышкы коммуникацияләр блогы директоры Екатерина Куманина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International