Татарстанлылар газета-журналларга сезонлы ташлама белән языла алалар

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11-18 ноябрьдә «Татарстан почтасы» сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә Россия Почтасы 200дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметте.

Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылу рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Сайтта вакытлы матбугатны үзең өчен яки туганнарың һәм якыннарың өчен язып алырга мөмкин. Моннан тыш, Россия Почтасы клиентлары социаль учреждениеләр адресына вакытлы матбугатка хәйрия язылуына кушылырга мөмкин. Балалар йортын, хосписны, интернатны, картлар йортын һәм кирәкле басмаларны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук Россия Почтасы сайтында «Игелек агачы» («Дерево добра») акциясе бүлегендә сайларга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International