Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы гавами чара үткәрә

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2024 елга контрольдәге субъектлар белән гавами фикер алышулар уздыруның план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: гавами чара

Чараның темасы:"Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре".

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 21 ноябре 09.00 сәгатьтә

Чараны уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, М. Җәлил ур., 23/33 йорт, конференц-зал

Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә

Чараның статусы: планлаштырылган чара

Чараның кыскача тасвирламасы: контроль-күзәтчелек һәм профилактика чараларын уздыру үзенчәлекләре, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша контроль (күзәтчелек) органнарына профилактик визит һәм консультация үткәрүгә онлайн-язылу, алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук куллану практикасы.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк. Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 20.11.2024 сәгатькә кадәр Natalya.Arslanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.  Тулырак мәгълүматны 8(8552) 71-26-36 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International