Россиялеләр ярты ел эчендә мошеннникларга 9 млрд сум акчаларын биргәннәр. Мондый мәгълүматларны Хөкүмәт Йортында узган брифингта китерделәр. Татарстанда ел башыннан бирле 25 000 айти-җинаять теркәлгән, шуларның яртысы — дистанцион урлау. Узган ел эчендә кибермошенниклар Россиялеләрдән 16 миллиард сум урлаганнар, быелның тугыз аенда — 9 миллиард сум. Татарстан, икътисадый яктан алга киткән регион буларак, мошенниклар арасында популяр. Ел башыннан 25 000 айти-җинаять, шуларның яртысы-дистанцион урлау. "Күләм җитди, һәм үсеш яхшы, әмма тулаем алганда ул нәкъ менә җинаять төрләренең үсеше белән бәйле — бу компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү мөмкинлеге. Ягъни мондый шалтыратуларның төп максаты — кешенең шәхси мәгълъматларына ия булу.