Вадим Никитин Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә узды.
Комиссия әгъзаларына Мамадыш шәһәре тарихи җирлегенең саклау предметы, территориясе чикләре һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр проектын тәкъдир иттеләр. ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм Мәскәү Генпланы институтының «Тарихи территорияләрне планлаштыру һәм анализлау» остаханәсе җитәкчесе Дмитрий Верховский чыгыш ясады. Тарихи-мәдәни тикшеренүләр нәтиҗәләре игълан ителде. Аерым алганда, мәдәни мирас объектлары ачыкланган, алар арасында элеккеге һөнәрчеләр училищесы бинасы, Н.И. Щербаков йорты, Сәүдәгәр Захаров йорты һәм башкалар. Моннан тыш, Мамадыш тарихи җирлеге территориясе чикләрендә яңа төзелешкә таләпләр эшләнде. Аны комиссия хуплады..