Мамадышта Өлкәннәр декадасы кысаларында матурлык көне оештырылды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты матбугат хезмәте Мамадыш шәһәренең Яшьләр үзәге һәм районыбыз мастерлары командасы белән берлектә Өлкәннәр декадасы кысаларында "Матурлык көне" оештырды. Район башкарма комитеты инициативасын социаль юнәлешле бизнес вәкилләре, артистлар һәм фотографлар да хуплады.

Район башлыгының пресс  - секретаре  Гөлназ Кадыйрова җәмәгатьчелек белән элемтә секторы өчен халык белән аралашу өлкән буынның кәефен белү өчен , аларның проблемалары белән танышуның бер ысулы икәнлеген  ассызыклады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов  Матурлык көнендә катнашучылар арасында  волонтерларыбыз булуын билгеләп үттте. Алар башкаларга ярдәм итәләр, үз вакытын башкаларга бүләк итәргә күнеккән кешеләр, алар өчен бу көн  бүләк булсын, диде ул.. Өлкәннәргә район башлыгы Вадим Никитинның  изге теләкләрен җиткерделәр, ул быел декада программасын тагын да тулыландырырга  кушты.

 Декада кысаларында хатын - кызларга биткә массаж ясау, яулык бәйләү, десертлар бизәү буенча мастер класслар үткәрделәр.Һәр катнашучы диярлек залдан профессиональ макияж һәм маникюр белән чыгып китте. Хезмәтләр түләүсез күрсәтелде. Быел 80  яшьлек  2 катнашучыга өс киеме алу өчен сертификат бүләк итттеләр.

Иртәгә өлкәннәр декадасы тәмамлана. Без бу декадада  үзенең вакыты һәм белемнәре белән уртаклашкан, бу чараны  оештыруда үз көчен керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм күңелегез белән һәрвакыт  яшь булып калуыгызны телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International