Махсус салым режимнарын кулланучы түләүчеләр өчен салым законнарындагы үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «УСН түләүчеләре өчен НДС буенча яңа бурычлар һәм махсус салым режимнары буенча башка үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2024 елның 17 октябрендә 10.00 сәгатьтә узачак.

Вебинар спикеры Хәмидуллина Эльмира Рафаил кызы, Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы. Чарада катнашучылар 2025 елдан башлап салым системасындагы үзгәрешләр турында таныш аласыз. Трансляция барышында спикерга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак. Вебинар түләүсез, алдан теркәлү  түбәндәге  сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/53d4cbaf-ddb3-443d-a044-e3e60c056f49    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International