Район башлыгы Вадим Никитин җылыту сезоны башлануын игълан итте

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Мамадыш районында яңа ягу сезоны 5 октябрьдән башланырга мөмкин. Бу хакта бүген Совет һәм Башкарма комитет бинасында хәбәр иттеләр. Район башлыгы Вадим Никитин һава шартларына гына карамаска, ә балаларның сәләмәтлеген дә кайгыртырга кушты.

Мәктәпләрдә, балалр бакчаларында балалар туңып йөррегә тиеш түгел, диде ул үзенең чыгышында.

Исегезгә төшерәбез, нормативлар нигезендә, җылытуны биш тәүлек дәвамында уртача температура Цельсий буенча 8 градустан артмаган очракта да кертәләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Никифоров, район сезонга тулысынча әзер, дип өстәде. Хәзер түбә ябу эшләре алып барыла торган бер генә күпфатирлы йортның әзерлек паспорты юклыгы турында әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International