Мамадыш зиратларында өмәләр узачак

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә 8:00 сәгатьтә Мамадышта һәм «Мамадыш» совхозында мөселман һәм православие зиратларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында хәбәр иттеләр - ул чүп-чарны чыгаруны оештыра. Өмәдә катнашучыларга үзләре белән балта һәм тырмалар алып килергә тәкъдим ителә.

 Күмү урыннарын төзекләндерүгә «Мамадыш ТКХ " хезмәткәрләре үз өлешләрен керткән иде инде. Алар мөселман зиратын җыештырдылар, чүп-чар җыю урыны билгеләделәр. Хәзер православие зираты янына бәдрәф урнаштыралар. Ике атна элек шәһәр Башкарма комитеты территорияне су белән тәэмин итү эшләренең тәмамлануы турында хисап тоткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International