Татарстанда күчемсез милек белән иң тиз теркәлә торган килешүләр аталды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, бу «24 сәгать эчендә Ипотека»проекты буенча килешүләр.

Бу хакта ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр ителде.

Әйтик, «24 сәгать эчендә ипотека» проекты кысаларында электрон мөрәҗәгатьләр кергәндә тәүлек дәвамында эшләрнең 97% ы карала, кисәтүләр булмаса – тулы цикл 3-5 сәгать тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан «24 сәгать эчендә ипотека» проекты буенча 25,3 меңнән артык гариза кергән. Шулай ук татарстанлыларда иң кирәкле электрон хезмәтләр дә аталды. Ведомство мәгълүматлары буенча, электрон теркәлүдә иң зур өлешне – 90% һәм аннан да күбрәкне - өлешле төзелештә катнашу килешүләрен (ДДУ) теркәү тәшкил итә. Күпчелек очракта йорт салучылар документларны электрон рәвештә генә тапшыра. 2024 елның 8 аенда Татарстан Росреестрына 13,4 мең ДДУ кергән, шуларның 11,8 меңе – электрон рәвештә. Татарстан төзүче компанияләре үз бизнес-процессларын цифрлаштырырга зур мотивациягә ия һәм документларны электрон юл белән тапшыруны тулысынча хуплый, дип хәбәр иттеләр ведомствода. Алдагы  электрон рәвештә теркәүгә бирелгән гаризалар һәм документлар 3 эш көне дәвамында теркәлә. Беренче документы теркәү сроклары элеккечә калды-7 көн.

Гомумән алганда, Татарстан Росреестрында электрон хезмәтләрнең гомуми өлеше 60% ка якын тәшкил итә. "Хәзерге вакытта Татарстан Росреестрының өстенлекле бурычы булып электрон хезмәт күрсәтүләрне алга җибәрү һәм күчемсез милек базарында катнашучыларның барысы белән дә хезмәттәшлек итүнең электрон ысулларын үстерү тора. Бу эшнең иң мөһим юнәлеше булып хезмәтебез күрсәтә торган хезмәтләрнең барлык төрләрен цифрлаштыру тора.

Хәзерге вакытта электрон теркәлү-дәүләт хезмәтен күрсәтүнең иң тиз һәм шул ук вакытта куркынычсыз ысулы. Моннан тыш, бу документларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгеннән яки башка илдән тапшыру мөмкинлеге", - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Айназ Әхмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International