Мамадышлылар «Яшьләр торак конкурсында» катнаша ала

2024 елның 13 сентябре, җомга

2024 елның 12 августында Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында (алга таба - Конкурс) конкурска заявка кампаниясе старт алды. Ул Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы студентларның, аспирантларның, яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең, авыл һәм эшләүче яшьләр вәкилләренең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Раиса Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Конкурс 2012 елдан бирле уздырыла. Яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләренең 400дән артык активисты җиңүче булды. Конкурста катнашуга Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары рөхсәт ителә. Тулырак  шартлары буенча русча вариантта атныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International