Ортопедик аяк киеме аяктагы анатомик үзгәрешләрне һәм кешенең статодинамик функциясе бозылуны исәпкә алып эшләнә. Мондый аяк киеме, кагыйдә буларак, махсус кибетләрдә һәм даруханәләрдә сатыла.Әмма кулланучылар ортопедик аяк киеме эзләгәндә мондый продукция турында тәкъдимнәрне гадәти аяк киеме кибетләрендә дә күрергә мөмкин.
Роспотребнадзор кулланучыларга игътибарын ортопедик аяк киеменең тиешле документлары булырга тиешлегенә игътибар итәргә куша. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 876 номерлы карары белән кабул ителгән "Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында" ТС 017/2011 техник Регламентының 9 статьясының 4 пункты нигезендә тиешле раслаулардан башка "Ортопедик" дип билгеләү рөхсәт ителми. Шуңа күрә сатучы сатып алучыга сатыла торган аяк киеменең ортопедик булуын раслый торган документны (сертификат) бирергә тиеш.
Әгәр сатучы аяк киеменең мондый төр продукция өчен бирелгән стандартлар таләпләренә туры килүен раслаучы документлар бирүдән баш тартса-димәк, әлеге аяк киеме чыннан да ортопедик булуына ышаныч юк.