8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Килүчеләр саны 71,6% тәшкил иткән.
Башлангыч нәтиҗәләр буенча, тулаем республика буенча сайлаучыларның 76,7% ы Бердәм Россия партиясе өчен тавыш биргән, 10,5% ы - КПРФ өчен, 4,4% ы - ЛДПР өчен, 4,2% ы - «Новые люди» партиясе өчен һәм 3,2% ы - «Справедливая Россия — Патриоты — За правду» партиясе өчен тавыш биргән. Сайлауларга килгән һәм гражданлык бурычын үтәгән районыбыз халкына рәхмәт.