Татарстанда кече һәм урта бизнесның мәшгульлеге 15 мең кешегә арткан

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанда эшмәкәрләр һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта. Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшмәкәрләр саны 101,6% ка яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.

Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды күбесенчә җитештерү секторы бизнесына еллык 4,5% ташламалы шартларда микрозаймнар бирә. Кредитлар 3 елга кадәр 5 млн сумга кадәр бирелә. Республикада эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә - алар өчен ставка 4,5% тан башлана. Татарстан Республикасы Гарантия фонды залог белән тәэмин ителеш җитмәгәндә 0,5% тан киметелгән ставка буенча кредит суммасының 70% ка кадәр поручительлек бирә. «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында бизнеска ташламалы шартларда ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International