Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районының атказанган укытучысына бүләк тапшырды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узды. Чарада Татарстанның югары җитәкчелеге, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы "Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр". Рөстәм Миңнеханов Усад авылында яңа "Инноватика" лицеенда булды, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырды һәм БДИ югары балл җыючылары белән очрашты. Киңәшмәдә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, яңа фәннәр, укытучылар җитмәү һәм чыгарылыш укучыларының эшкә урнашуы турында фикер алыштылар. Чара ахырында мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме Мамадыш районы Көек Ерыксу мәктәбенең 42 еллык педагогик стажы булган география һәм химия укытучысы Гафур Фәләхиевка бирелде.

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International