"Балаларга балалар!" хәйрия акциясе

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Беренчеләр хәрәкәте / Мамадыш районы матбугат хезмәте белән берлектә ТР Мамадыш муниципаль районы Донбасс мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен гуманитар ярдәм җыю турында игълан иттеләр.

Акция үткәрелү барышында Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучы район балалары һәм яшьләре бүләкләрне  үз яшьтәшләренә - Россия Федерациясенең яңа субъектларында яшәүче Донбасс балаларына ммәктәп өчен кирәкле товарлар сыйфатында әзерләргә булдылар.

Нәрсәлә җыярга планлаштырабыз:

1. Китаплар. Яңа яки яхшы торыштагы рус телендә балалар өчен: нәфис, тарихи, фәнни-популяр, балалар әдәбияты.

2. Канцелярия товарлары. Яңа.

3. Уенчыклар. Яхшы хәлдә, йомшак, үстерүче уеннар, конструкторлар, өстәл уеннары.

Акция кысаларында җыелган әйберләрне җибәрүне оештыру сентябрь ахырында гомумрайон гуманитар йөге составында гамәлгә ашырылачак. Сез дә безгә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International