Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Альберт Җиһаншин-үз тырышлыгына таянып, тормыш эшчәнлеген алып бара.
Ун елдан артык элек ул агач эшкәртү цехы оештырган. Аның сүзләренә караганда, шуннан бирле ул бер көн дә ялны белми эшли. Авылдашларын, күрше авылларда яшәүчеләрне төрле зурлыктагы борыслар, төрле калынлыктагы такталар белән тәэмин итә. Альберт Җиһаншин аның цехы калдыксыз производство булуын билгеләп үтте. Ул агач материалына да кытлык кичерми. Әлбәттә, ул аны урманда әзерләми, ә аукцион аша кишәрлекләрне рәсмиләштерүчеләрдән сатып ала. Теләсә нинди һава торышында, коеп яуган яңгырлармы, салкыннармы - эшне туктатырга ярамый: клиентлар өчен кирәкле материалны вакытында әзерләп өлгерергә кирәк. Мондый хезмәтнең катлаулылыгын бу тармакта үзе эшләгән кеше генә аңлар. Бүгенге көндә бу бизнесны иң актуаль һәм ихтыяҗлы дип атарга була, чөнки йортлар төзелә, мунчалар, верандалар һәм башка каралты-куралар төзелә. Әгәр бу отышлы булмаса, Җиһаншиннар үз эшчәнлекләрен ун елдан артык алып бармаслар иде. Уллары Альфред гаиләсе белән туган авылында яши, ике бала тәрбиялиләр. Әтисенең төп ярдәмчесе булып тора. Мондый яшьләр вакыт агымына бирешмәүләренә һәм бәхет эзләп чит илгә китмәүләренә соклану уята. - Андый эш булганда, ташлап китә алмадым. Әлбәттә, көрәк белән ишмибез, әмма тормышка җитәрлек. Ярый әле үзмәшгульлек программасы эшли башлады. Ул безгә бик ярдәм итте. Җиһаншиннар быел пилораманы яңарттылар. Яңа җиһазлар алу өчен 350 мең сум күләмендә социаль кредит алганнар. Хәзер цехта агачны Йошкар-Ола җитештергән "Ураган" тасма пилорамасы эшкәртә. Моннан тыш, аларның үз техникалары да бар.