Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Бүген сезнең бәйрәм! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны, хезмәтегез һәм һөнәргә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең зур тәҗрибәгез, данлыклы традицияләрегез һәм зур потенциалыгыз бар, фидакарь хезмәтегез белән Сез төбәк тарихына бик күп данлыклы битләр яздыгыз. Федераль һәм республика программалары кысаларында безнең районда күп объектлар төзелде һәм төзелеш дәвам итә. Бүген капиталь ремонт программасы нәтиҗәсендә социаль-мәдәни объектлар үз йөзләрен үзгәртә. Тармакның барлык хезмәтчәннәренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык планнарның тормышка ашуын телим.
В. И. Никитин, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе