Мәктәп ашханәләрен ремонтлау буенча республика программасына быел районның өч мәгариф учреждениесе: Катмыш, Түбән Сон һәм Түбән Яке мәктәпләре кертелгән.
"СП АВАНГАРД" җәмгыяте бүгенге көндә ут кертә.Түбән Яке мәктәбенең азык-төлек блогын реконструкцияләүгә Татарстан бюджетыннан 6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Капремонтны август уртасына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыл җирлекләрендәге мәктәп ашханәләрендә ремонт "Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында башкарыла.