Мамадышта Халыкара яшьләр көнен һәм Физкультурачылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Әлеге ике вакыйга уңаеннан бәйрәм чаралары 10 августта узачак. "ММД" яшьләр үзәгендә район җитәкчелегенең актив белән диалогы оештырылачак . Күпчелекне торак, ял итү темалары кызыксындыра. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Бәйрәм көненең икенче яртысын спорт чараларына багышлаячаклар. Яшьләр командалары баскетбол, мини футбол һәм пляж волейболында көч сынашачак. Бүгенге көндә район территориясендә 8000нән артык яшь вәкил яши. Чаралар "Демография"милли проектлары кысаларында оештырылган.