Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин социаль өлкә учреждениеләре алдына яңа бурычлар куйды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Халык сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кытлык кичермәскә тиеш, өстәвенә, сүз пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, балалы гаиләләр турында барганда. Кеше белән сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту, аралашу культурасы турында Вадим Никитин район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында эшли башлаган  беренче көннәреннән үк сөйли башлады.Бәлки шуңа да пенсия һәм социаль иминият фонды Бүлегенең клиент хезмәтендә ул белгечләр халык белән очрашкан һәр кабинетка диярлек кергәндер. Бүген район территориясендә 13022 пенсия алучы яши, 2023 елда аларга түләнгән акчалар күләме 3 млрд.сумга якынлашкан. Бу саннар бүлек хезмәткәрләренең җаваплылык дәрәҗәсен һәм эш күләмен иң яхшы күрсәтә. Вадим Никитин клиент хезмәте хезмәткәрләренә үз һөнәрләренә аерым мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, пенсионерларның күбесе-авыл территорияләрендә яшәүчеләр. Күптән түгел узган киңәшмәдә Вадим Никитин график буенча инвалидлар ял итә торган «Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелеген дә моны исәпкә алуны сорады. Авыл кешеләренең үзәк хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге һәрвакытта да булмый икән - еш кына трансфер булмау аркасында кешеләр тулы канлы һәм сыйфатлы ялдан баш тарта.

- Бу хәл ителә торган мәсьәлә. Авылда тагын да катлаулырак шартларда хезмәт куйган, дистә еллар авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр яши. Алар күп! Мин шәһәр һәм авыл пенсионерлары нисбәтен исәпкә алуны һәм ел ахырында статистиканың ничек үзгәрүе турында хисап бирүне сорыйм, - диде Вадим Никитин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International