Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин гражданнарны кабул итте. Халык белән аралашу форматы үзгәрде - мөрәҗәгатьләрнең эчтәлегенә карап кабул итүдә җаваплы җитәкчеләр дә катнаша. Шул рәвешле муниципалитет мамадышлыларның үтенечләренә җавап бирүнең сыйфатын һәм тизлеген арттыра.
Бу кабул итүдә 4 сорау каралды. Аның 3- торак белән бәйле сораулар. Мәсәлән, Украинадагы вакыйгалар аркасында Мамадышка Донецк Халык Республикасыннан күченеп кайткан гаилә хәзер арендалы фатирда яши. Әмма, Дәүләт торак фонды берьяклы тәртиптә аренда турындагы килешүне өзәргә җыена. Чөнки ятим балаларга фатир бирү өчен кирәк әлеге торак. Вәзгыять гади түгел-фатирда инвалид һәм пенсионер яши. Вадим Никитин Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә очракны индивидуаль тәртиптә карау үтенече белән хат әзерләргә кушты.
Фондның Мамадыш районындагы вәкиле Вадим Фаляхов аңлатуы буенча, аренда торагы-вакытлыча һәм асылда кеше даими торак мәсьәләсен хәл итә торган чорга бирелә. Ул гражданнарга «социаль ипотека»программасы буенча милеккә рәсмиләштерү максатларында сатып алу шартларында бирелергә мөмкин. Мондый вариант Мамадышта яшәүче бер хатын-кызга тәкъдим ителде. Ул да кабул итүгә шушыңа охшаш вәзгыять белән килгән иде.