Вадим Никитин көрәш буенча республика олимпия резервы мәктәбендә булды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин хезмәт коллективлары белән очрашуын дәвам итә.Бүген көрәш буенча республика олимпия резервы мәктәбе хезмәткәрләре, тренерлары белән танышу ул ремонт башланган биналарны карап чыгу белән бергә барды. Быел мәктәптә республика ярдәме белән җылылык системасын тулысынча яңартачаклар - котельныйны төзекләндерәчәкләр, торбаларны һәм радиаторларны алыштырачаклар. 2025 елда башка инженер челтәрләренә капиталь ремонт ясалачак.

Форсаттан файдаланып, район башкарма комитеты җитәкчесе мәктәп коллективына яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертүләре, территориянең имиджы өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International