Алимент бурычларын түләтү комиссиясе утырышы булды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов алимент бурычларын түләтү комиссиясенең чираттагы утырышын җитәкләде. Комиссия түләтү чараларын контрольдә тота, юридик һәм башка консультатив ярдәм күрсәтә, шул исәптән түләүләр мәсьәләләре буенча да, эшкә урнашканда ярдәм итә.

Бүген район территориясендә 153 түләмәүче теркәлгән-алар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар. Артур Еимов нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте - комиссия эше нәтиҗәләренә дистәләгән балаларның язмышы бәйле. Утырышлар һәр айның беренче сишәмбесендә узачак. Мамадышлылар алдан 3-15-95 телефоны буенча языла алалар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International