Үзсүзле фермер - Яңа Учадан Валерий Раимов авылда ничек бизнес төзүе турында сөйләде

2024 елның 2 августы, җомга

Безнең районда шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асраучылар күп. Мондый хуҗалыкларда терлек асрау өчен күпме көч куярга кирәклеген һәм моның өчен күпме чыгымнарны капларга кирәклеген үзе мал асраучылар яхшы беләләр. Шундый эшчән авыл кешеләренең берсе-Яңа Уча авылыннан Валерий Раимов. Ул кечкенәдән авыл тормышын яратып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да туган авылында кала ул.Башта «Родина» колхозында эшли. Әмма 20 ел элек уң кулын терсәгеннән югалткан, бу аның саксызлыгы аркасында булган. Ләкин ир кеше боекмый, ә үз хуҗалыгында күп терлек асрый. Бер кулы булмаса да, ул югалып калмый, көрәк яки сәнәк сабын эләктерү өчен, протезга ике боҗра ясап куя. Инвалид буларак, көннәр буе өйдә диванда  телевизор гына  карап  та утыра алыр иде, аның кебек күпләр шулай эшли. Әмма Валерий кебек  "үзсүзле", киресенчә, эштән ләззәт алуны өстен күрә. Раимовлар республика программасында катнашканчы ук, аларның хуҗалыгында  өч савым сыеры тотканнар. Ел саен хуҗалыкта  мөгезле эре терлекләр саны арттыра баралар. Ә көннәрдән бер көнне урынннары кими. Хуҗаларның терлекләрнең баш санын киметәсләре килми, шуңа күрә гаилә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен, республика программасында катнашырга карар кыла. 2019 елда 10 баш савым сыерына исәпләнгән мини-ферма төзелешенә республика бюджетыннан Рәимовлар 400 мең сум акча алалар. Хәзер, яшелчә бакчасы янында урнашкан бу фермага карап, объект төзелешенә шушы сумманың гына җитмәгәнлеген аңлау кыен түгел. Биш ел эчендә Раимовлар сизелерлек үзгәрешләр кертергә өлгерделәр. Берничә янкорма төзегәннәр, эшчәнлек алып бару өчен аерым бүлмәләр булдырганнар, печән өчен ябык лапаслар төзегәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 10 баш савым сыеры, өч үгез, дүрт бозау бар. Һәркөнне литры 30 сумнан бер центнерга якын сөт саталар. Хуҗалыкта терлекләр күп булганлыктан, кышка азык та күп кирәк. Бүген Раимовларның 20 гектар җире бар, анда нигездә терлек азыгы үстерәләр. Шуларның 13 гектарын Валерийның энесе Эдикка арендага биргәннәр, аның да шактый җир кишәрлеге бар. Ул бөртекле һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Раимовлар фуражны аңардан сатып алалар. Калган участокта эшләү өчен кул көче генә җитми. Раимовларның кече уллары Ринат кредитка тотылган «МТЗ-82» тракторы сатып алган һәм аңа капиталь ремонт ясаган. Фермада барлык эшләрне Валерий хатыны Лилия белән башкара. Ир белән хатын үз тормышларыннан бик канәгать. - Авылда без шәһәрдәгедән ким яшәмибез. Тик ялкауланмаска гына кирәк. Үгезләрне үзебез суябыз, суюны гына көтеп торучы даими клиентлар бар. Безнең балалар безгә бик булышалар. Авыл җирендә торгач, ничек инде терлек тотмаска? Дөрес, мәшәкать күп, әмма күнектек инде. Һәр көнне иртән үзебезнең сыер һәм үгезләребез янына чыгабыз. Аларны ничек тулысынча ашатабыз, җыештырабыз һәм савып алабыз, шуннан соң гына тыныч күңел белән өйгә кайтабыз һәм иртәнге чәй эчәбез, - ди Валерий. Бу Публикация героеның улларының берсе-Виталий Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп узган елның 25 маенда  СВО зонасына киткән. Бу елның гыйнварында өйдә ялда булдым. Без улыбызның теләгенә каршы килмәдек, диләр алар. Балаларны мөстәкыйль итеп тәрбияләргә тырышканнар. Виталий белән даими аралашабыз. Һәр кич йоклар алдыннан җирдә тынычлык урнашуын, улыбызның һәм СВО зонасында Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче барлык сугышчыларның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Аларның тизрәк әти - әниләре, гаиләләре янына кайтуларын телибез, - ди Валерий Раимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International