Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин Россия Һава-десант гаскәрләренең запастагы хәрби хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Традицион очрашу Җиңү паркында ВДВ һәйкәле янында узды. Район җитәкчесе "зәңгәр берет"ларның яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым өлеш кертүен билгеләп үтте. Батырлык, каһарманлык, антка һәм сугышчан туганлыкка тугрылык гвардиячеләрне МХО барышында да аеруча кыйммәтле кадрлар икәнлеген күрсәтә. Бәйрәм уңаеннан медальләр тапшырылды. В.Никитин барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм митингына бөтен гаилә белән килү-ВДВ вәкилләре арасында тагын бер традиция. Җавап сүзендә ВДВ һәм «Гвардия» махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнил Гыйззәтуллин район җитәкчелегенә гуманитар мәсьәләләрдә даими һәм актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, һәлак булганнар алдында баш иделәр.