2 августта 10.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» СРО белән берлектә базарда профессиональ катнашучылар өчен ВКонтакте төркемендә туры эфир үткәрәчәк.
Онлайн-очрашуның төп темасы капиталь төзелеш объектларына карата кадастр эшләре мәсьәләләре булачак. Аларның иң актуальләренә Татарстан Росреестрының 1 нче номерлы Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Алсу Сафина җавап бирәчәк, ә чараның модераторы булып Ассоциациянең һөнәри эшчәнлекне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гадел Мифтахов чыгыш ясаячак. Туры эфир барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- ГКУ һәм (яисә) ГРПНЫ гамәлгә ашыру турында гаризаны электрон рәвештә бирү мөмкинлегеннән файдалануның өстенлекләре.
- Техник план формалаштыру өчен XML-схеманың актуаль версиясе.
- Ярдәмче күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алуның үзенчәлекләре һәм кадастр инженерлары тарафыннан рөхсәт ителә торган хокук бозулар.
- Яр сызыгы белән кисешкәндә яисә яр сызыгыннан (Яр полосасыннан)20м чикләрендә урнашканда кадастр исәбенә алу һәм хокукны теркәү нечкәлекләре
- Кадастр эшләре башкарылган күчемсез милек объекты залог тотучысының язма ризалыгы булмау. Безнең Вконтакте төркемендәге туры эфирга кушылыгыз һәм кызыксындырган сорауларны шәрехләрдә бирегез яки безгә мессенджерга җибәрегез.