Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Надежда" социаль приютында яңа уку елына кадәр ремонт эшләре уздырыла.
Приют ишегалдында яңа спорт мәйданчыгы төзелгән, ул тиздән балалар иминлеге өчен капкалар һәм киртәләр белән җиһазландырылачак. Ремонт эчке бүлмәләргә дә кагыла: приютта ашау зонасы яңартыла. Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, приют үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора, ә балалар һәм яшүсмерләр Республиканың башка приютларына урнаштырылганннар. 1 сентябрьгә тәрбияләнүчеләрнең барысы да яңартылган приютка кайтырга тиеш.
Моннан тыш, приютта яңа яшелчә саклау урыны да төзелгән. Иске идән өслеге керамик кирпечкә алыштырыла, түбә яңартыла. Приютны реконструкцияләү - балаларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру гына түгел, ә аларның киләчәгенә инвестицияләр дә ул. Яңартылган приют куркынычсыз һәм уңайлы йорт булачак, анда балалар һәм яшүсмерләр үзләренең тулы канлы үсеше өчен кирәкле кайгырту һәм ярдәм ала алачак.