Бүген Мамадышта гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гомәр Гайнуллинга 90 яшь тулды. Бу күркәм бәйрәме белән аны барлык туганнары, дуслары һәм укучылары котлады.
Гомәр Бикмулла улы - педагог түгел, үзен финанс системасына багышлаган, ләкин профессионал, белемле һәм зирәк җитәкче буларак, тулы бер буын белгечләр тәрбияләгән, күпләр өчен остаз булган. Бүген юбиляр хатыны Римма һәм кызы Алсу белән кунаклар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов үзе һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм табыны янында Гомәр Бикмулла улы армия елларын, хезмәттәшләрен сагынды, оныклары Һәм оныкчыклары турында горурланып сөйләде. Без Гомәр Бикмуллович адресына барлык изге теләкләргә кушылабыз. Бәхетле картлык, сәламәтлек сезгә, кадерле якташыбыз!