Татарстан Росреестры Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар белән берлектә туризмны үстерү өчен гомуми мәйданы 98,5 га булган 18 Җир кишәрлеген ачыклады.
Туристлык потенциалы булган җир кишәрлекләренең күбесе республиканың Лаеш районында урнашкан: монда шундый 15 кишәрлек ачыкланган. Арча, Мамадыш, Алабуга районнарында берәр кишәрлек ачыкланган, соңгысында 2,5 га мәйданлы кишәрлек «Алабуга шәһәрчеге»тарихи-археологик комплексы белән янәшә урнашкан. Ачыкланган 18 җир кишәрлегеннән 7,3 га мәйданлы 5 кишәрлек туристлык әйләнешенә кертелгән (арендага алынган), барысы да – «Кама диңгезе»туристлык җәлеп итү үзәге булган Лаеш районында. "Татарстанда «туризм өчен җир»программасын гамәлгә ашыру кысаларында буш җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертүгә юнәлдерелгән актив эш дәвам итә. Республиканың югары туристик потенциалы гомуми мәйданы 98,5 гектар булган яңа җир кишәрлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирде. Алар барысы да гавами Кадастр картасы сервисында бар», - дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.