Мамадышта 35 еллык тарихы булган йортны ремонтлыйлар

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Мамадышта Ленин урамы, 74 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә. Аны «АРТСТРОЙ»ҖЧҖ алып бара.

Август ахырына кадәр төзелеш компаниясе фасадны керамогранит плитәләр белән тышлауны, подъездлардагы тәрәзә һәм ишекләрне, подвал ишекләрен алыштыруны төгәлләргә планлаштыра. Һичшиксез отмосткаларны ремонтлаячаклар - йортта яшәүчеләр бу хакта социаль челтәрләрдә күп тапкырлар сораганнар.  Шәһәрнең идарәче компаниясендә йортта яшәүчеләрнең тагын бер дәгъвасына җавап бирергә вәгъдә иттеләр. Көз көне Ленин урамындагы 74 нче йортта  агымдагы ремонт кысаларында кар тоткычлар урнаштырачаклар. «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау " республика программасы быел Төзүчеләр урамы, 1йорт адресына да кагалды. Шәһәрнең һәм районның берничә ишегалды территориясендә «Безнең ишегалды» проекты кысаларында эшләр дәвам итә. Республика инициативалары торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International