«Нәфис» фонды Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булганннарның гаиләләренә 303 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары белән ярдәм итәчәк.

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

"Нәфис" хәйрия фонды Татарстаннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләрен азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары белән тәэмин итүне дәвам итә. Хәйрия акциясенең икенче этабы башланды, ул республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлый. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 303,5 тонна тәшкил итә. Акцияне тормышка ашыруга "Нәфис" фонды 40,4 млн сум акча җибәрде.

«Нәфис» хәйрия фондыннан Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренең һәр әгъзасына бирелә торган җыелмага 69 төргәк төрле азык-төлек продукты һәм көнкүреш химиясе товары керә. Продукция күләме уртача ярты елга җитәрлек итеп исәпләнгән. Бер гуманитар җыелманың авырлыгы 50,6 килограммны тәшкил итә.

«Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү – безнең фондның эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсе. Мондый гаиләләргә иң авыр чакта ышанычлы таяныч булу бик мөһим. Әлбәттә, дәүләт һәлак булганнарның гаиләләре өчен күп кенә түләүләр һәм ташламалар билгели. Безнең фонд, үз чиратында, бу гаиләләрне туклану продуктлары һәм көнкүреш химиясе белән  тәэмин итәргә дигән карага килде. Безнең ярдәм һәр адресатка барып җитсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – ди «Нәфис» хәйрия фондының гамәлгә куючысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

сегезгә төшерәбез, “Нәфис” фондының масштаблы акциясенең беренче этабы ярты ел элек булды: декабрь ахырыннан гуманитар җыелмалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары администрацияләре ярдәме белән таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International