Мамадыш махсус хәрби операция зонасына 20 нче поход мунчасын җибәрде

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Мунча район Мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре җыйган акчага ясалган. Бүген ул МХО зонасына озатылачак. Ә кичә районның башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин хәйриячеләр, шул исәптән мунчаны ясаучы Юрис Шәкүров белән очрашты. Ул якташларына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» лозунгына тугры калулары, бердәмлекләре һәм  ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Үз чиратында, муниципалитет мунчаны илтү белән бәйле чыгымнарны үз өстенә алачак.

Бу мунча 20 нчесе. Юрис Шәкүровны инде бөтен Россия белә,ул әле туктарга җыенмый. Бу  исемле мунча-район мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре   Мәйсәрә Җәлилованың МХО дә катнашучы улына ярдәм йөзеннән 100 мең сумга якын акча җыйганнар. Мәйсәрә ханым мәдәният өлкәсендә эшләмәсә дә, гомер буе җырлый. Муниципалитет икенче тапкыр оештырган солдат әниләре слетында аның тавышы һәрвакыттагыча тәэсирле яңгырады. Тыйнак «бюджет хезмәткәрләре  алардан герой ясамаска сорадылар. Ләкин без үз сүзәебездә тордык - фронтка ярдәм итүчеләр турында хәрби хезмәткәрләр дә белергә тиеш дип уйлыйбыз.Бәлки бүгенге көнгә кадәр МХО нең әһәмиятен  аңларга теләмәүчеләр  дә уйланырлар бу турыда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International