Мамадыш боз сараенда капиталь ремонт узачак

2024 елның 19 июле, җомга

Хоккей һәм фигуралы шуу буенча җирле спорт мәктәбе быел "Спорт объектларын капиталь ремонтлау"дип аталган республика программасына кушылды. Татарстан спорт министрлыгы Мамадыш боз сараен ремонтлауга 64 млн сум акча бүлеп бирде. Бу акчалар җитди җитешсезлектән котылырга ярдәм итәчәк. Учреждение директоры Илья Шевяхов сүзләренчә, 5 ел элек алар  грунтның өскә бәреп чыгу проблемасы белән очрашканннар, ул үз чиратында технологик плитаны күтәргән һәм аны деформацияләгән. Бу боз кырында бозның калынлыгының тигез булмавына, энергия чыгымнарының артуына һәм суыткыч системасының  тузуына китергән

. - Технологик плитәләрне күтәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тигезсезлекләрне без су белән тигезләдек. Шулай итеп, кырда бозның калынлыгы, салынган 4-5 см урынына, урыны белән 20 см га җиткән.бу суыткыч җайланмаларга зур йөкләнеш, аның тузуына китергән. Өстәвенә, электр энергиясенә бик зур чыгымнар булды. Ремонт безгә энергия чыгымнарын киметеп кенә калмыйча, ел әйләнәсе эшләү графигына да күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа җылыту системасы безне җәй айларында бозны эретү кирәклегеннән коткарачак. Капиталь ремонт үткәрү тендерында Казанның "Строй Град Инжиниринг"фирмасы җиңде. Аларга йөкләнгән эшләрнең бөтен спектрын 4 айда башкарырга вәгъдә итәләр. Хәзерге вакытта җиде кешедән торган эшче бригада өслекләрне сүтү белән мәшгуль. Төзүчеләр отбортовканы сүткәннәр, бетонның беренче катламын һәм суыту торбаларын салдырганнар, грунт чыгаралар. Алга таба боз кырының күп катламлы нигезе  алыштырылачак. Җылыткыч астына яңа җылыту системасы-җылы контур салыначак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мамадыш хоккей һәм фигуралы шуу спорт мәктәбе Татарстанда мондый ремонтны башлаган беренче мәктәп. Республикада җирнең  кабарып чыгуы һәм технологик плитәләрнең деформациясе проблемасы 10 га якын мәктәптә бар. Ләкин аларның берсе дә мондый реконструкцияне башларга батырчылык итмәде. "Без бу планда-беренче ачучылар. Безгә күрше шәһәрләр һәм районнардан коллегалар шалтырата һәм бу эшләрнең  ничек эшләнүен күрсәтүен сорыйлар. Безнең тәҗрибә киләчәктә алар өчен файдалы булыр дип ышанам". Боз сараенда ремонтны сентябрьдә тәмамларга планлаштыралар. Ә әлегә яшь хоккейчылар, элеккеге еллардагы кебек үк, тренировкаларның бер өлешен боздан тыш үткәрәләр. Боз катламына исә августта чыгачаклар. Моның өчен тренерлар чит шәһәр бозын арендага алачак. "Күрше шәһәрләргә күнегүләргә чыгачакбыз. Әлбәттә, бу бик үк уңайлы түгел, әмма мондый очрак өчен, минемчә, бераз түзәргә дә мөмкин. Без ремонтны уңышлы төгәлләрбез һәм яңа сезонны безнең егетләр камилләштерелгән яңа боз мәйданчыгында уйнаячаклар дип ышанам", - дип йомгаклады сүзен җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International