Мамадыш районы үзк хастсханәгә заманча портатив УЗИ-аппарат кайтарылачак.

2024 елның 19 июле, җомга

Мамадыш үзәк район хастаханәсе төгәлрәк диагностикага таба адым ясый: хастаханәгә заманча портатив УЗИ-аппарат кайтарылачак.

"Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль программасы ярдәмендә Татарстан хастаханәләренә УЗИ-аппараттан тыш 7992 берәмлек заманча медицина җиһазы (рентген-аппаратлар, портатив УЗИ-аппаратлар, спирометрлар, гемоглобин экспресс-анализаторлары, тонометрлар, электрокардиографлар һ.б.) кайтарылачак. Үзәк район хастаханәсе җиһазландыру программасы ярдәмендә үз җиһазларын яңарта алачак. Яңадан җиһазлау программасы буенча 812 берәмлек җиһаз: маммографлар, рентген-аппаратлар, стационар һәм портатив УЗИ-аппаратлар сатып алыначак. Соңгылары Мамадыш үзәк район хастаханәсенә дә кайтырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International