Бүген Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ремонт барышы белән танышты. Мәгариф оешмасында масштаблы үзгәрешләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында бара, хәзер эшләрнең икенче этабы бара, ул бинаның өске катын колачлый. Сентябрьдә әлеге мәктәпкә музыкаль белем алу өчен 300 гә якын укучы киләчәк, алар белән бергә яшь фортепиано укытучысы да.
Учреждение директоры Ольга Хәсәнова сүзләренчә, коллектив үз фикере белән чыгыш ясау мөмкинлеген аеруча югары бәяләгән. Иҗат кешеләренә стеналарның төсен сайлау мөмкинлеге бирелде, кайбер бүлмәләр берләштерелде һәм яңа иркен кабинетлар булдырылды. Хәзер мәктәп музее да башкача күренә-экспонатларны бар кеше дә карый ала. Эшләрнең иң зур күләме зәңгәр залга туры килде-анда стеналар, түшәмнәр һәм идән, җылыту системасы яңартылып кына калмады, ниһаять, сәхнә биеклеген дә үзгәрттеләр. Хәзер тамашачылар һәм артистлар диалогы тиешле дәрәҗәдә барачак. Һәм бу бик мөһим! Сәнгать мәктәбе булачак сәнгать эшлеклеләрен генә түгел, эстетларны да тәрбияли. Бу хакта бүген Вадим Никитин ассызыклады. Шулай ук ремнт буенча , парад ишеген бизәү буенча фикер алыштылар.