Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әхкәметдин Идиятов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин килде. Ул районнның Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнә котлау телеграммасын тапшырды.
Әхкәметдин Идиятов күп еллар РОайпо системасында эшләгән. Тормыш иптәше берничә ел элек мәрхүм булган. Хәзер ул үзе генә яши. Шуха кармастан өен дә чиста тотарга, бакчада эшләргә дә җитешә.Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән, ул булышып тора.Бүгенге юбилеен ул баллары, оныклары белән бергә каршылый.
Без дә юбилярны бу күркәм бәйрәме белән котлыйбыз! Иминлек, сәламәтлек телибез. Сезнең кебек кешеләр районыбыз горурлыгы, сезүсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз!