"Нәфис" фонды Питрау бәйрәмен уздыруга үзеннән өлеш кертте.

2024 елның 16 июле, сишәмбе

«Нәфис» хәйрия фонды керәшеннәрнең традицион «Питрау» бәйрәменә үзеннә өлеш кертте - 1000 бүләк җыелмасы тапшырды. Алар чарада катнашучыларга-Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм керәшеннәр иҗтимагый оешмасы вәкилләренә, республика районнары вәкилләренә, чакырылган кунакларга һәм башкаларга тапшырылды. Быел бәйрәм Татарстанның Мамадыш районындагы «Тырлау» аланында26 нчы мәртәбә узды.

Фонд барлыгы 3 тонна продукция җибәргән. Бүләк җыелмалары составына «Нәфис Косметикс» компаниясенең көнкүреш химиясе: кер юу порошоклары, сабын, савыт-саба юу өчен сыек һәм коры чистарткычлар кергән. "Питрау " – Татарстанның иң матур һәм популяр бәйрәмнәренең берсе. Халыкта аны «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар әле. Шундый матур бәйрәмнәрдән Россиянең мәдәни байлыгы барлыкка килә дә инде. Шуңа күрә без бу чараны бик теләп хуплыйбыз", - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский. «Питрау " быел 50 меңнән артык  кунакны җыйды. Традиция буенча бәйрәм июль уртасында Петр һәм Павел апостолларын искә алу көнендә билгеләп үтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ирек Богуславский инициативасы белән «Питрау» республика бәйрәмен үткәрүдә ел саен ярдәм күрсәтелә. «Нәфис» фонды шулай ук ТРның төрле медицина һәм социаль учреждениеләренә, свода катнашучыларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтә һәм спорт һәм халык бәйрәмнәрен үткәрүдә булыша. Мәсәлән, май ахырында фонд «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга 2 миллион сум һәм 17 тонна продукция бүлеп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International