Мамадыш районында быел 16 км яңа асфальт җәеләчәк.Ул муниципаль юлларның дүрт участогында барлыкка киләчәк. Түбән Ушма авылы янында Мамадыш-Теләче автомобиль юлының 1,25 км ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Бу участокны ремонтлау "Имин һәм сыйфатлы юллар"илкүләм проекты буенча үткәрелгән. Хәзер Мамадыш-Кукмара автомобиль юлының 1,8 км Дусай авылы янында капиталь ремонт бара. Монда төп юл белән янәшә салынган урау юлдан барырга мөмкин. Хәзер юл төзүчеләр юл нигезен әзерләү буенча эш алып баралар. Шулай ук Югары Соннан Ишкигә кадәр юл салына. Ул 9,9 км озынлыкта булачак. Быел "Волга"-Мамадыш М - 7 автомобиль юлын капиталь ремонтлау да планлаштырыла (шәһәргә М-7 трассасы ягыннан керү урыны). 3,2 км өслекне яңарту көтелә.