Роспотребнадзор түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ача

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия тематик «кайнар линиясе» старт ала. Консультацияләр 8 июльдән 19 июльгә кадәр узачак. Гражданнар кулланучыларны белем бирү хезмәтләренең намуссыз вәкилләреннән яклау өчен нинди чаралар күрелүе, сыйфатсыз укыту яисә белем бирү хезмәтләре турындагы шартнамә шартларын үтәмәү очраклары өчен нинди компенсация механизмнары каралуы, белем бирү хезмәтләрен күрсәтүгә шартнамә төзер алдыннан белем бирү учреждениесеннән нинди документлар һәм реквизитлар соратып алырга кирәклеге турында сораулар бирә алачак. Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли– 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба территориаль бүлегенә түбәндәге адрес буенча шалтыратырга була: ТР, Мамадыш ш., Пугачев ур., 2 йорт 8(85563) 3-97-21, 3-98-86

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International